ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан

9 июль 2019, 18:36 , Фото: Скриншот

Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан Вакыйга урыннан кадрларны социаль челтәр кулланучылары Интернетта урнаштырды.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан. Вакыйга урынында төшерелгән кадрлар белән социаль челтәр кулланучылары бүлеште.

Татарстан башкаласында берничә сәгать элек көчле яңгыр яуды. Шул сәбәпле шәһәр үзәгендәге җәяүлеләр урамын су баскан.

 Кадрларда күренгәнчә, кешеләр “Кольцо” сәүдә үзәге баскычларына басып, эскәмияләргә менеп судан саклана. Кайбер җәяүлеләрнең тездән су ерып урам аркылы чыкканы күренә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10