ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казахстанның Алмата шәһәрендә Мостай Кәрим исемендәге урам ачылды

9 июль 2019, 18:15 , Фото: bashinform.ru

Казахстанның Алмата шәһәрендә Мостай Кәрим исемендәге урам ачылды Быел шагыйрьнең 100 еллык юбилее бәйрәм ителә.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Казахстанның Алмата шәһәрендә Башкортстанның халык шагыйре, күренекле язучы, публицист, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәрим исемендәге урам ачылды. Бу хакта "Башинофрм" агентлыгы хәбәр итә.

Әкимат һәм мәслихәт карары нигезендә, Алмата шәһәре үзәгендәге Ауэзов районының “Мамыр-1” микрорайонындагы урамга Мостай Кәрим исеме бирелде. Әлеге вакыйга шагыйрьнең 100 еллык юбилее елына туры килде.

Алмата шәһәре хакиме Бахытжан Сагинтаев тантанада чыгыш ясаганда, Мостай Кәрим иҗатын ике тугандаш халыкның мәдәниятен үзара баету өчен алтын күпер дип атады.

“Аның иҗаты башкорт халкының гына түгел, ә бөтен төрки дөньяның рухи мирасы булып тора”, - диде хаким.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10