ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанга Кол Гали скульптурасын бүләк иттеләр

9 июль 2019, 16:51 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Татарстанга Кол Гали скульптурасын бүләк иттеләр Скульптура Казан музейларының берсенә урнаштырылачак.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка урта гасырларда Идел буе Болгарының күренекле әдибе Кол Гали скульптурасын бүләк иттеләр. Бүләкне Мәскәүдә узган Татарстан Көннәре кысаларында тапшырдылар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләнмәне Республика башлыгына автор – скульптор Александр Головачев күрсәтте.

Александр Васильевич аны Татарстанга бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов скульптура Казан музейларының берсендә урын алачак дип вәгъдә итте.

  • Александр Васильевичның иҗатын Татарстанда яхшы беләләр. Скульптор Казанның 1000 еллыгы проектларында актив катнашты. Владимир Демченко белән берлектә ул Татарстан башкаласының Петербург урамында Николай Гумилев һәйкәлен, Казан Кремлендәге Благовещенский чиркәве янында рәссамнар һәйкәлен, ә “Меңьеллык” паркында казан рәвешендәге фонтанны ясады.
  • Александр Головачев белән Владимир Демченко Алабугадагы Марина Цветаевага, сәүдәгәр-меценат Дмитрий Стахеевка, интернационалист сугышчыларга куелган һәйкәлләр авторы.

“Кол Гали” скульптурасын ясауга урта гасыр шагыйренең иҗаты этәргеч биргән. Скульптурада шагыйрь уйчан, үзенең танылган әсәре – “Кыйссаи Йосыф” белән илһамланган итеп сурәтләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10