ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөфти Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы делегациясен кабул итте

9 июль 2019, 16:14 , Фото: ДУМ РТ

Мөфти Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы делегациясен кабул итте Әңгәмә барышында Болгар ислам академиясендә уку процессын оештыруда хезмәттәшлекне җайга салу мәсьәләләре күтәрелде.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) рәисе урынбасары Наср Мөхәммәд Ареф җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Очрашу Болгар ислам академиясе ректор Данияр Абдрахманов һәм академиянең фәнни эшчәнлек буенча проректоры Рамил Әдһәмов катнашында узды.

Әңгәмә барышында академиядә уку процессын оештыруда хезмәттәшлекне җайга салу, аерым алганда, студентлар өчен уку программаларын әзерләүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төрле оешмалары, аерым алганда университетлар белән хезмәттәшлек итү турында сүз алып барылды. Бу өлкәләрдә кунаклар тарафыннан укыту-методик ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерделәр.

Моннан тыш, Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләренең Советы Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды белән килешү төзелгәне ассызыклап үтелде.

  • Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы рәисе Али Рашид Әл Нуайми Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышу өчен Татарстанга 2019 елның 1 апрелендә килгән иде. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10