ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиялеләрнең банк карталарыннан акча урлауның төп алымы билгеле булды

9 июль 2019, 14:49

Экспертлар билгеләп үткәнчә, мошенникларның күбесе бертөрле схема буенча эш итә.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Мошенниклар россиялеләрнең банк карталарыннан акча урлау өчен гаджетларны саклау өлкәсендәге җитешсезлекләрдән түгел, күбесенчә социаль инженерия алымнарыннан файдалана. Бу хакта «Известия» газетасы аналитикларның мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Мисал өчен, Zecurion компаниясендә белдерүләренчә, психологик алымнар ярдәмендә карталардан акча урлау очраклары 60 процентка җитәргә мөмкин. Group-IB компаниясендә исә счетлардан акча чәлдерүнең 80 проценттан артыгы шундый очракларга туры килә дип саныйлар.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, мошенникларның күбесе бертөрле схема буенча эш итә. Алар потенциаль корбаннар белән элемтәгә керә, үзләрен банк яки куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип таныштыра һәм шикле активлыкка юлыгулары хакында белдерә. Шуннан соң клиентларның шәхси мәгълүматларын һәм кодларын алып, шулар ярдәмендә акча «шудыра».

Белгечләр искәрткәнчә, мондый очракларны булдырмас өчен гражданнар арасында киберграмоталылык буенча программалар кертергә һәм аларны үстерергә кирәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10