ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Лада» автомобиле 14 яшьлек үсмерне бәрдергән

9 июль 2019, 13:47

Казанда «Лада» автомобиле 14 яшьлек үсмерне бәрдергән Юл һәлакәте кичә иртән Белинский урамындагы 38нче йорт ишегалдында булган.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Казанда «Лада» автомобиле 14 яшьлек үсмерне бәрдергән. Бу хакта Казан шәһәре юл-патруль хезмәте полкы Муниципаль хезмәтенең Инстаграм социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Кичә иртән Белинский урамындагы 38нче йорт ишегалдында 14нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе 14 яшьлек велосипедчыны таптаткан», - дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре юл-патруль хезмәте полкы Муниципаль хезмәтендә.

Авария урынына ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Алар малайны (ул велосипедтан егылып аягын бәргән) караганнан соң, өенә кайтарып җибәргән.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10