ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Көзен Башкортстанда Татарстан Эшкуары көне узачак

9 июль 2019, 13:32

Эшкуарлар өчен курслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелер дип көтелә.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Көзен кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен «Башкортстанда Татарстан Эшкуары көне» форумы узачак. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнехановның кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Башкортстанда Татарстан Эшкуары көнен үткәрүгә бәйле йөкләмәсе бар, - диде Зиннәтуллин. - Без моннан берничә көн элек Уфада киңәшмә үткәрдек, концепция әзерләдек, форумның якынча датасын билгеләдек. Әлеге чара көзен, WorldSkills чемпионатыннан соң узачак».

Форумны оештыруда Татарстан Икътисад министрлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, шулай ук Башкортстан Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты, Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы катнаша. Эшкуарлар өчен курслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелер дип көтелә.

  • Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында беренче тапкыр бизнес-форум узды. Анда ике республика арасындагы икътисади элемтәләргә басым ясадылар.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10