ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Уфада Әр-Рәхим мәчетен төзү өчен инвестор 100 миллион сум акча бүлеп бирәчәк

9 июль 2019, 11:44

Уфадагы иң зур иман йорты 2000 ел урталарында төзелә башлаган иде.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Башкортстан Хөкүмәте яңа инвестор белән Уфадагы күптән башланган төзелешләрнең берсе – Әр-Рәхим мәчетен сафка бастыруны дәвам итү турында килешкән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров сүзләренчә, «бер зур оешма» әлеге максатларга 100 миллион сум акча бүлеп бирергә әзер. Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы мәчетне торгызу эшләре кайчан тәмамланачагын әйтмәде.

  • Уфадагы иң зур иман йорты 2000 ел урталарында төзелә башлаган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10