ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан туристлары Абхазиядә юл-транспорт һәлакәтенә очраган

9 июль 2019, 09:14

Кичә Пицунда шәһәре янында булган һәлакәттә 9 кеше зыян күргән.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Казан туристлары Абхазиядә автобус һәм җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу турыда РИА Новости Абхазия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Кичә Пицунда шәһәре янында маршрут автобусы белән җиңел машина бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста 15 пассажир булган, аларның тугызы зыян күргән.

Һәлакәт аркасында Казан, Санкт-Петербург һәм Әстерханнан килгән туристлар имгәнгән. Зыян күрүчеләрнең гомеренә куркыныч янамый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10