ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Балык Бистәсе районы керәшен авыл мәдәният йортлары акчалата грантлар откан

9 июль 2019, 02:00 , Фото: tuganaylar.ru/news/hәbәrlәr/balyk-bistse-rayony-kershen-avyl-mdniyat-yortlary-akchalata-grantlar-otkannar

Балык Бистәсе районы керәшен авыл мәдәният йортлары акчалата грантлар откан Грантның гомуми суммасы 150 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Балык Бистәсе районы керәшен авыл мәдәният йортлары акчалата грантлар отканнар. Бу турыда "Туганайлар" басмасы хәбәр итә.

Балык Бистәсе районы Кызыл Йолдыз (Алан Полян), Бирдебәк авылы мәдәният йортлары җитәкчеләре Лариса Кибякова белән Евдокия Толстова Татарстан авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә акчалата бүләк алуга юнәлдерелгән конкурста җиңү яулаган.

Лариса Кибякова "Татарстанның иң яхшы мәдәният хезмәткәре" исемен алып 100 мең, Евдокия Толстова җитәкләгән Бирдебәк авылы мәдәният йорты "Татарстанның иң  яхшы мәдәният йорты" итеп табылып 50 мең сумлык грантлар отканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10