ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әгерҗелеләр Пермь Сабан туенда катнашты

8 июль 2019, 22:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗелеләр Пермь Сабан туенда катнашты Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге җитмеш кешелек делегация Пермь Сабан туен уздыруда зур булышлык күрсәтте.

(Әгерҗе, 8 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе районы"). Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге җитмеш кешелек делегация Пермь Сабан туен уздыруда зур булышлык күрсәтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район Мәдәния тбүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, методистлар, үзешчән артистлар, музей һәм китапханә хезмәткәрләре көне буе кече һәм зур сәхнәдә эшләделәр. Район тарихы, Әгерҗе районы белән бәйле итаплар, җирле язучыларыбызның китаплары белән таныштырдылар, кунакларны милли ризыкларыдан авыз иттерделәр.

Артистларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Пермьда яшәүчеләр районнан килүчеләргә кушылып җырлады һәм биеде. 

Район башлыгы Валерий Макаров, милли бәйрәм белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, дәрәҗәле кунакларга түбәтәйләр бүләк итте. Сабантуйның баш батырына телевизор тапшырды.

Мәйданчыкларда уеннар да гөрләде. Әгерҗелеләр оештырган уеннарда бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп күңел ачты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10