ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Илгиз Зәйниев Казан театр училищесында курчак театры артистлары әзерләячәк

8 июль 2019, 21:22 , Фото: Рамиль Гали/архив

Илгиз Зәйниев Казан театр училищесында курчак театры артистлары әзерләячәк Илгиз Зәйниев остаханәсендә татар труппасы өчен артистлар укытылачак.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры һәм драматург Илгиз Зәйниев Казан театр училищесында үз төркемен җыйган. Бу мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә режиссер үзе раслады.

Илгиз Зәйниев остаханәсендә татар труппасы өчен курчак театры артистлары әзерләнәчәк. Икенче педагог «Әкият» курчак театрының яшь режиссеры – Рафаэль Таһиров.

«Мин әле икенче елга гына укыта башлармын дип уйлаган идем. Ләкин быел бюджет урыннары бирелгәч, андый мөмкинлек ел саен булмас дип, тәвәккәләдем», - ди Илгиз Зәйниев.

Төркемгә җиде студент алынган. Алар арасында 9, 10 һәм 11не тәмамлаучылар да бар. «Татар төркеменә алай күпләп килмәсәләр дә, иң тырышлар һәм иң яхшылар килгән иде», ди яңа төркемгә укучылар кабул итеп алган педагог.

  • Быел Казан театр училищесының татар театрлары өчен драма артистлары төркеменә Илдар Хәйруллин студентлар җыйды.
  • Илгиз Зәйниев июнь башында «Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10