ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан һәм Башкортстан нәшриятлары китапларын алмашып бастыру турында килеште

8 июль 2019, 20:29 , Фото: Татарстан китап нәшрияты фотосы

Татарстан һәм Башкортстан нәшриятлары китапларын алмашып бастыру турында килеште Быел Татарстан китап нәшриятына һәм Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстанның "Китап" нәшриятына 100 ел тула.

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Татарстан китап нәшрияты һәм Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстанның "Китап" нәшрияты коллективлары китапларын үзара алмашып бастыру турында килеште. Бу турыда Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган атнада булган очрашу быел һәр ике нәшриятка да 100 ел тулуга багышланган.  Әлеге чарада һәр ике нәшрият татар һәм башкорт китапларын үзара алмашып бастыру турындагы рәсми килешүгә кул куйды, диелә бу хәбәрдә.

Соңгы елларда шул рәвешле татар һәм башкорт телләрендә барлыгы 80 исемдә китап дөнья күргән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10