ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанның өч театры Грозныйда милли театрлар фестивалендә катнашачак

8 июль 2019, 20:43 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Татарстанның өч театры Грозныйда милли театрлар фестивалендә катнашачак «Федерация» I Бөтенроссия милли театрлар фестивале Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә 11 – 19 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның өч театры «Федерация» I Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә катнашачак. Болар – Камал театры, Әлмәт театры һәм Тинчурин театры. РФ Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтында фестиваль афишасы урнаштырылган.

  • «Федерация» I Бөтенроссия милли театрлар фестивале Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә 11 – 19 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Фестивальдә милли телләрдә уйнаучы милли театрлар катнаша. Фестиваль афишасына экспертлар советы сайлаган 14 спектакль кергән. 

Фестиваль афишасына Татарстанның өч театры спектакле кертелгән. Камал театры Аяз Гыйләҗев повесте буенча куелган «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен алып килә. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Әлмәт театры Мольер буенча куелган «Әҗәлгә дәва бар диләр...» комедиясен алып бара. Режиссеры – Елена Кузина. Тинчурин театры Шекспир әсәренә нигезләнеп Рәшит Заһидуллин 2013 елда чыгарган «Гамлет. Күренешләр» спектаклен күрсәтәчәк.

Камал театрының спектакле 12 сентябрь көнне күрсәтеләчәк. Әлмәт театры спектаклен 13 сентябрьдә тәкъдим ителәчәк. 14 сентябрьдә Грозныйда Тинчурин театры артистлары уйнаячак.

Фестиваль Чечен дәүләт драма театрының «Дорога домой» спектакле белән ачыла. Программада – Карелия, Коми, Мари, Хакас, Адыгея, Саха, Лак, Кабардин, Бурят, Балкар милли театрлары спектакльләре.

Фестиваль афишасында быел «Нәүрүз» фестивалендә катнашкан берничә спектакль бар. Болар - Уфаның Гафури театрының «Алтын битлек»ле «Зөләйха күзләрен ача» спектакле (Гүзәл Яхина романы буенча), Хакасия дәүләт драма театрының «Карт һәм диңгез» (Хемингуэй). Саха дәүләт театры алдагы елларда «Нәүрүз» фестивалендә катнашкан «Желанный берег мой» спектаклен алып килә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10