ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә хаҗилар өчен курслар башлана

8 июль 2019, 21:56

Быел Россиядән 25 500 мөселман хаҗ кылырга бара.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте инде 20 елдан артык меңләгән мөселманны хаҗга җибәрә. Изге җирләргә барыр алдыннан мөселманнар хаҗга әзерлек курслары уза һәм тиешле белешмә-мәгълүмат материаллары белән тәэмин ителә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

Быел Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә курслар 7 июльдә башланды. Алар һәр якшәмбе көнне 11:00-12:30 сәгатьтә була.

Мөселманнарны хаҗга Мәскәү Җәмигъ мәчете имамнары һәм хаҗилар төркеме җитәкчеләре әзерли һәм укыта.

Курслар хаҗ башлану алдыннан бер ай дәвам итәчәк. Шундый ук курслар Россиянең башка төбәкләрендә дә уздырыла.

Быел Россиядән 25 500 мөселман хаҗ кылырга бара.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми хаҗ-операторы – “Мөслим-тур” компаниясе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10