ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явар дип көтелә

8 июль 2019, 17:51 , Фото: архив

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явар дип көтелә Көньяктан 15-20 м/с тизлектәге җил исәчәк.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). 9 июльдә Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән боз явар дип көтелә.  Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика территориясендә һәм Казанда иртән һәм көндез көньяктан 15-20 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк.

Татарстан территориясендә һава торышына циклоннар йогынты ясаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10