ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Төркия сәнәгать министры белән хезмәттәшлек турында сөйләште

8 июль 2019, 16:53 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Төркия сәнәгать министры белән хезмәттәшлек турында сөйләште Мостафа Варанка Татарстан җирлегендә эшләүче Төркия компанияләренә ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Татарстан Төркия белән үзара файдалы элемтәләрне киңәйтү белән кызыксына. Шулай ук Төркия компанияләренә төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанка белән очрашуда әйтте. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Екатеринбургта “Иннопром-2019” халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында булды. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Төркия Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнеры булуын әйтте. Төркия компанияләре республикага 2 млрд сумнан артык инвестиция керткән.

Работа Президента РТ Рустама Минниханова на форуме «Иннопром-2019»

Президент Татарстанда Төркиянең берничә зур оешмасы уңышлы эшләп килә диде. Алар арасында "Кастамону Энтегре", "Хаят Кимья", "Шишеджам", "Джошкуноз", "Дизайн Групп" компанияләре дә бар. Шулай ук яңа проектлар буенча да эш алып барыла.

“Безгә Төркия белән икътисади хезмәттәшлекнең төрле өлкәләре кызыклы. Шул исәптән энергетика, нефть химиясе, машина һәм автомобиль төзелешләре, ИТ һәм башка югары технологияләр, сәламәтлек саклау, төзелеше агросәнәгать комплексы һәм туризм да кызыклы”, - диде Миңнеханов.

Работа Президента РТ Рустама Минниханова на форуме «Иннопром-2019»

Мостафа Варанка Татарстан җирлегендә эшләүче төркия компанияләренә ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

“Без хезмәттәшлекне дәвам итәргә, сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерергә тиеш. Ике як та бу процесста отарга тиеш. Татарстанда Төркиянең җитештерү оешмалары, төзелеш компанияләре уңышлы эшләп килә. Хезмәттәшлекне үстерүдә безнең потенциалыбыз зур”, - диде Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10