ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Әгерҗелеләр Пермь Сабан туенда катнашты

8 июль 2019, 16:47 , Фото: tatar-congress.org

Әгерҗелеләр Пермь Сабан туенда катнашты Район башлыгы Валерий Макаров, милли бәйрәм белән котлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге җитмеш кешелек делегация Пермь Сабан туен уздыруда зур булышлык күрсәттеләр. Алар Пермьдә яшәүче милләттәшләребезгә дүрт ел рәттән инде бәйрәм бүләк итәләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район Мәдәният бүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, методистлар, үзешчән артистлар, музей һәм китапханә хезмәткәрләре көне буе кече һәм зур сәхнәдә эшләделәр. Район тарихы, Әгерҗе районы белән бәйле китаплар, җирле язучыларның китаплары белән таныштырдылар, кунакларны милли ризыклардан авыз иттерделәр. 

Район башлыгы Валерий Макаров, милли бәйрәм белән котлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, дәрәҗәле кунакларга түбәтәйләр бүләк итте. Сабантуйның баш батырына телевизор тапшырды.

Мәйданчыкларда уеннар да гөрләде. Әгерҗелеләр оештырган уеннарда бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп күңел ачтылар, диелә хәбәрдә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10