ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Урал металлургия оешмасы башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

8 июль 2019, 15:55 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Урал металлургия оешмасы башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште Урал тау-металлургия компаниясе Россиядә бакыр, цинк, күмер һәм кыйммәтле металлар җитештерү буенча иң зур компания.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). “Иннопром-2019” күргәзмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе (УГМК) генераль директоры Андрей Козицын белән сөйләшүләр уздырды. Алар Урал тау-металлургия компаниясе продукциясе белән Татарстан оешмаларын тәэмин итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ике як та хезмәттәшлекнең хәзерге торышы һәм перспективалары турында фикер алышты. Татарстан оешмаларын УГМК продукциясе белән тәэмин итү турында сүз барды”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Урал тау-металлургия компаниясе Россиядә бакыр, цинк, күмер һәм кыйммәтле металлар җитештерүче зур компания. Холдинг оешмалары кургаш, селен, теллур, бакыр, никель купоросы һәм башка төр продукцияләр җитештерә. УГМК составына Россиядәге һәм чит илдәге кырыктан артык оешма керә.

  • Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе “Иннопром-2019” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Быел күргәзмәнең төп темасы – “Цифрлы җитештерү: интеграцияләнгән карарлар”.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10