ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов “Иннопром-2019”да Россия һәм Төркия экспозицияләрен карады

8 июль 2019, 15:42 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов “Иннопром-2019”да Россия һәм Төркия экспозицияләрен карады Татарстан стендында Төмән өлкәсендә газ-мотор базары үсеше буенча “РариТЭК” һәм “Газинвестпроект” арасында килешү төзелде.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта “Иннопром-2019” халыкара сәнәгать күргәзмәсе павильоннарын карады. Шулай ук Россия һәм Төркия компанияләренең презентацияләре белән танышты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Төркия республикасы “Иннопром-2019” күргәзмәсенең партнеры булды. Ул күргәзмәдәге иң зур экспозицияне әзерләгән. Павильонда 40 төрек компаниясе урнаштырылган.

“Рөстәм Миңнеханов “Колуман” стендын карады. Элек бу компания Яр Чаллыда төзелеш һәм коммуналь техника өчен элмә җиһазлар җыю һәм монтажлау буенча җитештерү оештырган иде. Екатеринбургка күргәзмәгә Татарстанда эшләп чыгарылучы махсус техника үрнәкләрен алып килгән. Моннан тыш, “Дурмазлар Макина”, “Лайне Боулер Помпа”, “Пластик Отомотив Макина” компанияләре дә үз продукцияләрен тәкъдим итте”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Президенты шулай ук "Ростех", "НАМИ", "Лазерный центр" Россия компанияләренең стендлары белән дә танышты. "ПК Транспортные системы" экспозициясендә Рөстәм Миңнеханов шәһәр электр транспорты җитештерү өлкәсендәге өр-яңа эшләр белән танышты. Ә Санкт-Петербург Политехник университеты вәкилләре Татарстан оешмалары һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Бүген “Иннопром-2019” күргәзмәсендә Татарстан стенды да үз эшен башлады. Анда республиканың “КМПО”, “Эйдос Роботикс”, “РариТЭК” кебек әйдәп баручы сәнәгать оешмалары турында мәгълүмат бар. Татарстан стендында Рөстәм Миңнеханов катнашында “РариТЭК” һәм “Газинвестпроект” оешмалары арасында килешүгә кул куелды. Ул Төмән өлкәсендә газ-мотор базарын үстерүне күздә тота.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10