ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда җәяүлеләрне бәрдереп, авария урыныннан качып киткән өч шоферны эзлиләр

8 июль 2019, 14:43

Бер көнне булган юл-транспорт һәлакәтләрендә 26 яшьлек егет, 61 яшьлек хатын-кыз һәм 15 яшьлек үсмер зыян күргән.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Казанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре, узган шимбәдә җәяүлеләрне бәрдереп, авария урыныннан качып киткән өч машина йөртүчене эзли. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Беренче юл һәлакәте иртән Академик Павлов урамындагы 50нче йорт янында булган. Авариядә 15 яшьлек үсмер төрле тән җәрәхәтләре алган», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Шул ук көнне кичен Чистай урамында 26 яшьлек ир-атны билгесез автомобиль бәрдергән. Зыян күрүченең аягы җәрәхәтләнгән.

Аңа кадәр берничә сәгать алданрак Кол Гали урамында 61 яшьлек хатын-кызны электр самокаты бәрдереп киткән. Ул шулай ук төрле тән җәрәхәтләре алган.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге аварияләрне үз күзләре белән күрүчеләр булса, 5-333-810, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10