ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстанның Иглин районында Сабан туе узды

8 июль 2019, 13:55 , Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Башкортстанның Иглин районында Сабан туе узды Башкортстан татарлары милли бәйрәмен оештыруда башлап йөрүче кеше — фермер Хәсән Идиятуллин.

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Башкортстанның Иглин районындагы Олы Теләк авылында ел саен Сабан туен зурлап үткәрәләр. Быелгысы да шулай ук күңелле һәм матур узды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Башкортстан татарлары милли бәйрәмен оештыруда башлап йөрүче кеше — фермер Хәсән Идиятуллин. Үз милләте, үз төбәге өчен җан атып йөрүче тырыш милләттәшләребезнең берсе ул. Бар көчен нәселле татар атларын үрчетүгә бирә. Хәсән әфәнде үзе кебек «ат җене» кагылган кешеләрне дә янына тупларга тырыша. Балалары аның эшен дәвам итә.

Иглин районы халкы шундый тырыш якташына, Сабан туен уздыруда башлап йөргәне өчен, чиксез рәхмәтле. Биредә бәйрәм 32нче тапкыр үткәрелде. Ул хәзер Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырыла.

Сабан туенда Иглин районы башлыгы Николай Самойленко, Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан Халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессының мәдәният буенча җаваплы хезмәткәре Алмаз Нургалиев катнашты.

Сабан туена бер меңгә якын кеше җыелган иде. Мәйданда Татарстаннан килгән артистлар: Закир Шаһбан, Рөстәм Асаев, Алсу Хәбибуллина үз иҗатлары белән халыкның күңелен күтәрде. Милли бәйрәм уеннар белән үрелеп барды. Багана башына менүдә ир-атлар гына түгел, хәтта хатын-кызлар да үзләрен сынап карады. Көрәш һәм ат чабышлары һәрвакыттагыча халыкның иң яраткан һәм көтеп алган ярышлары булды, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10