ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чаллы Башкарма комитеты әти-әниләрне IX сыйныфлар теләгенә колак салырга кушты

8 июль 2019, 12:46 , Фото: Салават Камалетдинов

Чаллы Башкарма комитеты әти-әниләрне IX сыйныфлар теләгенә колак салырга кушты Автокалада Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 33 мәктәптә IX сыйныф укучыларының уртача билгесе «4»ле һәм аннан югарырак булган.

(Чаллы, 8 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 33 мәктәптә IX сыйныф укучыларының уртача билгесе «4»ле һәм аннан югарырак булган. 225 укучы гел «5»леләрдән генә торган аттестат алган. Автокала Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Әмма начар күрсәткечләр дә бар. Әйтик, 11 мәктәп (7, 8, 9, 13, 19, 25, 34, 38, 44, 45 һәм 65) укучыларының «2»леләре аеруча күп булган.

44 укучы, имтихан нәтиҗәләре буенча өч яки дүрт канәгатьләндерми торган билгесе чыгу сәбәпле, аттестатсыз калган. Биредә 18 мәктәп (6, 7, 8, 9, 17, 19, 21, 22, 25, 30, 34, 37, 38, 44, 45, 48, 49 һәм 65) укучылары хакында сүз бара. Алар имтиханнарны 2019 елның сентябрендә бирә алачак.

«Булачак IX сыйныф укучыларының әти-әниләренә мөрәҗәгать итәсем килә, - диде Хәлимов. - Анкета нәтиҗәләре буенча, IX сыйныфны тәмамлаучыларның 38 проценты гына X профиль сыйныфларында укуын дәвам итәргә ниятли. Калганнары урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керергә тели. Балагызның теләгенә колак салыгыз».
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10