ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Гадел хөкем университетының Казан филиалы өчен яңа бина һәм тулай торак төзиләр

8 июль 2019, 11:52 , Фото: minjust.tatarstan.ru

Гадел хөкем университетының Казан филиалы өчен яңа бина һәм тулай торак төзиләр Яңа уку корпусында заманча компьютер класслары, семинарлар өчен аудитория, лекция заллары, шулай ук суд утырышлары өчен уку заллары була.

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). 4 июльдә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының яңа уку корпусы һәм тулай торагы нигезенә беренче ташны салу чарасында катнашты. Бу турыда Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа уку корпусында заманча компьютер класслары, семинарлар өчен аудитория, лекция заллары, шулай ук суд утырышлары өчен уку заллары да урнашачак. Студентлар тулай торагы 138 кешегә исәпләнгән. Проект буенча биредә күпфункцияле спорт залы, шулай ук урам спорт мәйданнары да урнашкан.

  • Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казандагы филиалы 2001 елда ачылган. Биредә квалификацияле судьяларны һәм Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең 7 субъектының суд системасы өчен хезмәткәрләр әзерлиләр. Бүгенге көнгә РГХУ Казан филиалында 2,3 меңнән артыграк студент белем ала. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10