ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алексеевск районында әйләнеп капланган тракторның йөртүчесе һәлак булган

8 июль 2019, 11:14 , Фото: МЧС РТ

Алексеевск районында әйләнеп капланган тракторның йөртүчесе һәлак булган Чуваш Майнасы авылы янында сенаж өемен пресслаган вакытта, тракторчы идарәне югалткан.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Алексеевск районында әйләнеп капланган тракторның йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Чуваш Майнасы авылы янында К-700 тракторы әйләнеп каплануы хакында хәбәр килгән. Тракторчы сенаж өемен пресслаган вакытта идарәсен югалткан», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Биләр янгын сүндерүчеләре һәм 3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре тракторны тәгәрмәчләренә утырткан, ишеген ачып, кабинадан 59 яшьлек тракторчының мәетен алган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10