ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Уфага Халыкара балалар уеннарына ике меңнән артык катнашучы җыелачак

8 июль 2019, 10:33

Алар спортның тугыз төрендә (җиңел атлетика, йөзү, фехтование, грек-рим көрәше, дзюдо, мини-футбол, баскетбол 3х3, пляж волейболы һ.б.) ярышачак.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Уфага 53нче Халыкара балалар уеннары кунаклары һәм катнашучылары җыела башлады. Уфа Җир шарының барлык почмакларыннан ике меңнән артык кунакны кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан башкаласына беренчеләрдән булып Канада вәкилләре – кече Морган Брентон һәм аның әтисе Морган Брентон, шулай ук Венгриянең Кечкемет шәһәре җыелма командасы әгъзалары килде, дип хәбәр итә ярышларны оештыручылар.

9-14 июльдә Уфада Халыкара олимпия комитеты ярдәмендә зур спорт вакыйгасы - 53нче җәйге Халыкара балалар уеннары узачак. Анда 29 илнең (Австралия, Канада, АКШ, Кытай, Мексика, Бөек Британия, Голландия, Словения һ.б.) 84 шәһәреннән 1192 спортчы катнаша. 

Әлеге Уеннар 12-15 яшьлек балалар өчен дөнья күләмендәге ярышларда чыгыш ясау тәҗрибәсе алу, зур спортка тәүге адымнар ясау һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек, дип ышана оештыручылар.

Халыкара балалар уеннары комитеты белән бергә Уфага Уеннарга нигез салучы – Метод Клеменец та киләчәк. Аның ярдәмендә 1968 елда Югославиянең Целе шәһәрендә беренче Халыкара балалар уеннары узган.

Яшь спортчылар спортның тугыз төрендә (җиңел атлетика, йөзү, фехтование, грек-рим көрәше, дзюдо, мини-футбол, баскетбол 3х3, пляж волейболы һәм кыя тауга менү) ярышачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10