ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2019» күргәзмәсе кысаларында очрашулар үткәрәчәк

8 июль 2019, 10:04 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2019» күргәзмәсе кысаларында очрашулар үткәрәчәк Татарстан Президенты ике көнлек эш сәфәре белән Екатеринбургка килде.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2019» күргәзмәсе белән танышырга, шулай ук берничә эшлекле очрашу үткәрергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Күргәзмә кысаларында Рөстәм Миңнехановның берничә очрашуы планлаштырыла. Әйтик, ТР Президенты «Джошкуноз Холдинг» компаниясе генераль директоры Эрдем Аджай белән очраша. Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк очрашуында катнашачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Сәнәгый партнерлык: яңа бурычлар һәм проектлар» Россия-Төркия сәнәгать форумының пленар сессиясендә чыгыш ясарга ниятли. Шулай ук Татарстан Президенты катнашында «РариТЭК Холдинг» АҖ һәм Төмән өлкәсенең «Газинвестпроект» ҖЧҖ арасында килешү имзаланыр дип көтелә.

«Иннопром-2019» күргәзмәсе быел «Цифрлы җитештерү: интеграцияләнгән карарлар» дигән темага багышлап үткәрелә. Күргәзмә сиксәннән артык илнең (Көньяк Корея, Кытай, Франция, Италия, Австрия, Япония һ.б.) компанияләрен берләштерәчәк.

Татарстан күргәзмәдә республиканың цифрлаштыру өлкәсендәге казанышлары урын алган стенд белән тәкъдим ителгән. Аерым алганда, республика мәйданчыгында «Казан моторлар төзү берләшмәсе», «Эйдос-Робототехника», «Зарница» компанияләре, «Элекон» заводы үрнәкләре белән танышырга мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10