ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районының шәхси хуҗалыгында уракка әзерләнәләр

8 июль 2019, 02:00 , Фото: nashcheremshan.ru/news/avyl-khualygy/chirmeshn-rayonyny-serendeev-ni-khualygynda-urakka-zerlnlr

Чирмешән районының шәхси хуҗалыгында уракка әзерләнәләр Серендеевларга көзен 1200 гектарлап мәйданнар бөртеклеләр уңышын җыясы була.

(Чирмешән, 8 июль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының “Серендеев Н.И.” шәхси хуҗалыгында уракка әзерләнәләр. Семен Гавриловның 10 еллык бөртек комбайны уракка төзек булачак, тагын ике комбайнны да вакытында сафка бастырмакчылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

-Техникаларыбыз яңа түгел, 12-13 ел эшләделәр, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. –Башка проблемалар юк диярлек. Елдагыча, ягулык табыштырырбыз инде. Ындыр табагында киптерү агрегатын тикшереп карыйсы, территорияне җыештырасы бар.

Серендеевларга көзен 1200 гектарлап мәйданнар бөртеклеләр уңышын җыясы була. Чәчкәндә минераль ашламалар кертә алмасалар да, кайбер участокларда яхшы уңышка өмет бар. Чүп үләннәренә каршы гербицидлар сибү бик яраган. Хуҗалыкның 180 гектар пар җирен дә чиста тотарга тырышалар.

Бүген берничә трактор печән әзерләүдә. Мал азыгы, нигездә, үз эшчеләренә биреләчәк, калганы, өелеп, запаста торачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10