ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Рубин”ның үсмерләр командасы Россия беренчелегендә җиңү яулады

7 июль 2019, 15:31 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

“Рубин”ның үсмерләр командасы Россия беренчелегендә җиңү яулады Радик Гадиев һәм Дмитрий Благов уенчылары 3:0 исәбе белән “Локомотив”ны җиңде.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). “Рубин”ның 2002 елда туган үсмерләр командасы 3:0 исәбе белән Мәскәүнең “Локомотив” командасын җиңде. Шулай итеп алар спорт мәктәпләре арасында ил беренчелегендә җиңүче булды. Бу хакта клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Радик Гадиев һәм Дмитрий Благов уенчылары беренче минутларда ук уенны үз контроленә ала. 4 минутта “Рубин”ның иң яхшы бомбардиры Артур Максимчук гол кертә, 8 минутта Денис Сабусов пенальти ясый. Ә 46 минутта Денис Сабусов гол кертеп, исәпне 3:0 итә.

Бу “Рубин” академиясе өчен 2016 елдан башлап Россия беренчелекләрендәге тәүге җиңү булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10