ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Хәнисә Алишинага Урал федераль округының "Ел профессоры" исемен бирделәр

7 июль 2019, 16:06

Төмәндә яшәүче профессор Хәнисә Алишина иң яхшы фәнни эшлекле буларак гомуммилли премия алды.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина Урал федераль округының иң яхшы фәнни эшлеклесе буларак гомуммилли премия алды. Гомуми тел белеме кафедрасы профессоры Хәнисә Алишинага Урал федераль округының «Ел профессоры» дипломын һәм медален тапшырдылар. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Бу гомуммилли премия үз гомерен фән һәм педагогикага багышлаган кешеләргә бирелә. Хәнисә Алишина университетта 26 ел эшли. 

"Премия – медаль һәм дипломны - миңа июнь башында Ханты-Мансийскта бирделәр. Валерий Николаевич гыйльми советта бу хакта янә сөйләде - бу университет өчен зур дәрәҗә. Төмәндә мондый бүләккә ия булучылар арасында өлкә иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботарев һәм педагогика фәннәре докторы, профессор, академик Владимир Загвязинский бар иде", - дип сөйләгән Хәнисә Алишина.

1 июльдә Төмән дәүләт университеты бинасында югары уку йортының Гыйльми советының йомгаклау утырышы узды. Фәнни җәмәгатьчелек очрашуы кысаларында ТДУ ректоры Валерий Фальков хезмәттәшләренә бүләкләр – өлкә Думасы депутатларыннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10