ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

“Мега” сәүдә үзәге янындагы паркта көнкүреш вагонына ут капкан

7 июль 2019, 13:13 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

“Мега” сәүдә үзәге янындагы паркта көнкүреш вагонына ут капкан Янгын ”Күңел ачулар утравы” паркы территориясендә чыккан.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Казанда “Мега” сәүдә үзәге янындагы аттракционнар паркындагы көнкүреш вагонына ут капкан. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына “Күңел ачулар утравы” паркында көнкүреш вагоны яну турында хәбәр килде. Янгынны сүндерү өчен №6 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре барды”, - диделәр министрлыкта.

25 квадрат метр мәйдандагы янгынны 15 минут эчендә сүндергәннәр. Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта белгечләр ут кабуның сәбәпләрен ачыклый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10