ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакай районында баянчы Шәфәгать Салиховка истәлек тактасы ачылды

7 июль 2019, 12:22 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай районында баянчы Шәфәгать Салиховка истәлек тактасы ачылды Таштуган авылында Шәфәгать Салихов истәлегенә багышланган “Бер егет гармун сайлый” кичәсе узды.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ", "Маяк"). 6 июльдә Азнакай районының  Татшуган авылында мәрхүм баянчы Шәфәгать Салиховка истәлек тактасы ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

  • Танылган баянчы Шәфәгать Салихов 2018 елның 27 октябрендә  Казан-Чаллы трассасында авариягә очрап, һәлак булды

Таштуган авылында татар җыр сәнгатенең легендасы, виртуоз баянчы Шәфәгать Салихов истәлегенә багышланган “Бер егет гармун сайлый” кичәсе узды. Танылган якташыбызга истәлек тактасы ачылды, диелә бу хәбәрдә.

Чарада Шәфәгать Салиховның иҗатташ дуслары, эстрадабызның популяр җырчылары, гармунчылар катнашкан.

  • Шәфәгать Салихов – җырчы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы. 2018 елның 13 августында 60 яшьлек юбилеен үткәргән булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10