ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бүген Дагыстанда беренче тапкыр Көньяк Сабан туе уза

7 июль 2019, 10:44

Программада уеннар, ат чабышлары, милли көрәш, иҗат коллективлары чыгышлары каралган.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Бүген Дагыстан республикасында яшәүче татарлар беренче тапкыр милли бәйрәмебезне, Көньяк Сабан туен уздыра. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Васил Шәйхразиев кичә Махачкалада, рәсми очрашулар уздырды һәм милләттәшләребез белән күреште. Ә бүген Россиянең 11 төбәгеннән һәм Төркия, Казахстан, Азәрбайҗаннан килгән кунакларны бәйрәм мәйданында сәламләячәк, диелә бу хәбәрдә.

Беренче Көньяк Сабантуе Кизилюрт шәһәрендә уза. Бәйрәм тантаналы төстә көндезге сәгать 11 дә башлана. Аңа кадәр Сабан туена килүчеләр кул эшләнмәләре ярминкәсе, халкыбызның көнкүрешен чагылдырган ишегалды белән таныша алачак. Милли бәйрәмебез программасында уеннар, ат чабышлары, милли көрәш, иҗат коллективлары чыгышлары каралган.

  • Хәзерге вакытта Дагыстанда 3 мең 700 дән артык татар яши. Аларның күбесе шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Дагыстанга татарлар XX гасыр башында күпләп килеп урнашкан. Бу Идел буенда башланган ачлык белән бәйле була.
  • Дагыстан татарларының бабалары чыгышы белән, башлыча, Татарстаннан, Ульяновскидан, Әстерхан һәм Пенза өлкәләреннән. 2017 нче елда «Туган тел» оешмасын төзегәннәр. Ул дини, яшьләр һәм хатын-кызлар юнәлешләрен үзенә берләштерә. Оешманың рәисе — Эльмира Кадыйрова. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10