ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Игнатьев «Уяв» бәйрәме әйлән-бәйләнендә катнашты

6 июль 2019, 17:03

Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләү өчен сәхнәгә Татарстан Президенты һәм Чувашстан башлыгы чуваш милли күлмәкләрен киеп чыктылар.

(Аксубай районы, 6 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев Аксубайда «Уяв» Бөтенроссия чуваш мәдәнияте бәйрәмендә дуслык һәм халыклар бердәмлеге әйлән-бәйләнендә катнашты.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунакларны Татарстанның төрле районнарында яшәүче чуваш этносы вәкилләре каршы алды. Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Игнатьев бәйрәм мәйданчыкларын карап чыктылар, анда аларны чуваш халкының көнкүреше һәм традицияләре белән таныштырдылар. Мәсәлән, алар «Пекарь йорты», «Милли ашлар йорты», «Аучы йорты», «Балыкчы йорты» һәм башка ишегалларында булды.

Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләү өчен сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Игнатьев чуваш милли күлмәкләрен киеп чыктылар.

«Мин бүген дә үземә бер костюм сайладым. Безнең дустыбыз Дмитрий Самаренкин (чуваш милләтеннән булган Татарстан эшкуары, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе - Т.и.иск.) 2,5 мең костюм теккән. Менә ул безгә ике костюм бирде, без бәйрәмнең чын катнашучылары булдык», - диде Татарстан Президенты.

Чувашия башлыгы Аксубай районында «Уяв»ны искиткеч бәйрәм дип атады. «Глобальләшү процессында бу кыйммәтләрне югалтмау мөһим. Һәм болар барысы да бүген яшь буынга тапшырыла», – диде ул.

Чараның тантаналы өлеше ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Игнатьев дуслыкны, тынычлык, татулык, халыклар бердәмлеген һәм чәчәк атуын символлаштыручы «Уяв» традицион әйлән-бәйләнгә кушылды. Анда бәйрәмгә килгән барлык иҗат коллективлары да катнашты.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10