ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда күпфатирлы йортларның яртысында диярлек капиталь ремонт тәмамланган

6 июль 2019, 11:49 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанда күпфатирлы йортларның яртысында диярлек капиталь ремонт тәмамланган Алексей Фролов төзелеш өлкәсендә республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы торак йортларның 47,4 проценты ремонтланган, бу максатка 2,7 млрд сум акча сарыф ителгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Алексей Фролов шулай ук төзелеш өлкәсендә кайбер республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аерым алганда, «Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 3 балалар бакчасы төзелгән, тагын 26 объектта эшләр дәвам итә. Планлаштырылган 29 мәгариф объектының өчесе ремонтланган, калганнарында эшләр дәвам итә.

Моннан тыш, республикада 9 интернат-мәктәптә һәм 107 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт бара, тагын бишесендә эш тәмамланган.
Татарстанда ресурс үзәкләрен дә ремонтлау дәвам итә, 15 объектның 14ендә эш бара. Балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлауга килгәндә, 3 объектта эш тәмамланган, әмма тагын 7 объектта дәвам итә.

Татарстанда халыкка беренчел медик-санитар ярдәм программасы буенча 45 ФАП төзелә — 3 объектта эшләр тәмамланган инде, 41 объектта дәвам итә. Моннан тыш, 3 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган, тагын 6 объектта эшләр бара. Республикада шулай ук авыл клублары төзелә, 2019 елда шундый 21 объект төзү планлаштырыла.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзү эшләре 22 объектның Зәй, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарында 4 объектында бара.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы 22 учреждениедә капиталь ремонт тәмамланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ведомство учреждениеләрендә 11 объектның алтысында эшләр тәмамланган, 5 муниципаль районда 5 объектта эшләр дәвам итә.

Алексей Фролов сүзләренә караганда, Татарстанда шулай ук күпфатирлы йортларда ишегалды киңлекләрен инвентаризациялиләр. Шул рәвешле ТР Президенты йөкләмәсе үтәлә. Экспертлар ишегалларының 29,5 процентын тикшергән, 12 районда эшләрне төгәлләгән. Аннары ишегалларын капиталь ремонтлау программасын әзерләү башланачак.

Рөстәм Миңнеханов төзелеш өлкәсе программаларын гамәлгә ашыруда җитешсезлекләр белән кызыксынды. Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, бу гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм мәктәпләрне әзерләү.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10