ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кичә Чаллы-Сарман юлының 9нчы чакрымында фаҗигале юл һәлакәте булган

6 июль 2019, 11:15 , Фото: Валентин Кулагин

Кичә Чаллы-Сарман юлының 9нчы чакрымында фаҗигале юл һәлакәте булган Хатын-кыз имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел машина җәяүлеләр юлында хатын-кызны таптаткан, аннары җәяүле өстеннән икенче автомобиль чыгып киткән. Бу һәлакәт урыныннан видеоязма чыкты.

 

«Кичә 19.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Сарман юлында 14 нче модельле «Лада» автомобиле башка машинаны узып киткәндә, җәяүлеләр юлында хатын-кызга юл бирмәде һәм аны таптатты. Аннары аның өстеннән башка автомобиль чыгып китте», – дип сөйләгән фаҗига шаһитлары.

Хатын-кыз имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10