ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү Сабан туенда мөселман киемендәге җайдак кызлардан дефиле көтелә

5 июль 2019, 18:54

Быел Мәскәү Сабан туе Татар АССРның һәм Башкортстанның 100 еллыкларына багышлап үткәрелә.

(Мәскәү, 5 июль, “Татар-информ”, Гөлчәчәк Вәлиева). Мәскәүдә узачак Сабан туенда заманча милли киемнәр дизайнеры Алсу Маликова Россия дәүләт аграр университетының атчылык кафедрасы белән берлектә мөселман киемендәге җайдак кызлардан дефиле тәкъдим итәчәк. Бу турыда Мәскәү Сабан туе проектының PR-директоры Венера Садыйкова хәбәр итә.

Милли бәйрәм бик күп яңалыкларга, сюрпризларга бай булачак, дип ышандыра оештыручылар. Мәдәни фестиваль 10.00 сәгатьтә зарядка белән башланып китә, аны Олимпия уеннары чемпионы Светлана Ишморатова уздыра. Физик күнегүләрдән тыш ул бәйрәм кунакларына милли бию хәрәкәтләре дә өйрәтәчәк. Ә Сабан туеның рәсми программасы исә атлар парады белән башланачак.

Бәйрәмнең тагын бер яңалыгы – “Татармультфильм”нан балалар өчен тамаша. Ачык һавада урнаштырылган кинотеатрда мультфильмнар күрсәтеләчәк. Биредә шулай ук спорт уеннары, концерт номерлары да каралган. Ә төп мәйданда татар һәм башкорт эстрадасының йолдызлары сәхнә тотачак – Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина, Элвин Грей һәм башкалар.

Кул эшләре белән кызыксынучылар өчен мастер-классларда түштамгалар, калфак-түбәтәйләр, яулыклар чигү мөмкинлеге булачак, матур язу осталыгы дәресе узачак.

Бизнес зонада уңышлы эшмәкәр, “Forbes яшь миллиардеры мәктәбе” ярымфиналисты, Удмуртиянең яшь эшмәкәрләр ассоциациясе җитәкчесе Аяз Шабутдинов чыгыш ясаячак.

  • Мәскәүдә милли бәйрәм иртәгә, 6 июль көнне “Коломенское” музей-тыюлыгында 9.00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачылу – 13.00 сәгатьтә. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10