ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» еллык конференциясендә катнаша

5 июль 2019, 17:46

Конференциянең пленар утырышында партия рәисе – Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең еллык сәяси конференциясендә катнаша. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция партиянең Югары һәм Генераль Советларының уртак утырышы форматында уза, ул 450гә якын делегат җыйды. Пленар утырышта партиянең рәисе – Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты.

Россия Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында «Известия» газетасында басылган «Бердәм Россия» - үзгәрешләр курсы» тезисын кабатлады. Шул ук вакытта ул гражданнар белән элемтә оештыру өчен «Илкүләм проектлар кешеләр күзлегеннән» партия сервисын булдыру идеясен хуплады.

Конференциядә партиянең Югары советы Бюросы әгъзасы булган Рөстәм Миңнехановтан тыш, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин (партиянең Генераль советы Президиумы әгъзасы, аның төбәк бүлеге секретаре), Казан мэры Илсур Метшин (партиянең Генераль советы әгъзасы, Казан җирле бүлеге секретаре) һәм башкалар – барлыгы алты кеше, аларның бишесе статус буенча делегатлар булып тора, катнашты.

Конференциядә Татарстаннан чыккан «Бердәм Россия»нең институциональ проектларны алып бару департаменты башлыгы Илнар Гыйрфанов та чыгыш ясады. Ул партиянең кадрлар резервын формалаштыру системасын булдыру һәм кадрлар резервыннан теге яки бу позициягә кандидатлар тәкъдим итү буенча комиссия оештыру планнары турында сөйләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10