ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Киләсе елда Федераль Сабан туе Мәскәүдә узачак

5 июль 2019, 17:38 , Фото: Салават Камалетдинов

Киләсе елда Федераль Сабан туе Мәскәүдә узачак Федераль Сабан туйларын оештыру эшендә үткәрүче якка Түбән Кама муниципаль районы булыша.

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Киләсе елда үтәчәк Федераль Сабан туена әзерлек эшләре инде башланды. Бүген оештыру комитеты Мәскәүдә үзенең беренче утырышын үткәрде.

2020 елда Федераль Сабан туе Россия башкаласында узачак. Сабантуй мәсьәләләренә багышланган утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин катнашты. Федераль Сабан туйларын оештыру эшендә үткәрүче якка Түбән Кама муниципаль районы булыша.

Бүген Васил Шәйхразиев һәм Айдар Метшин Мәскәүдә Сабан туе уздырыла торган мәйданны да барып карады. Биредә алар 2020 елда булачак Федераль Сабан туена әзерлеккә кагылышлы кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10