ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Татарстан трассасында «Скания» шоферы юл читеннән барган җәяүлене бәрдергән

5 июль 2019, 11:52

Юл һәлакәте кичә кич Чистай – Аксубай – Нурлат трассасының 1нче чакрымында булган.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Чистай районындагы трассада «Скания» шоферы юл читеннән барган җәяүлене бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 22.00 сәгатьтә Чистай – Аксубай – Нурлат трассасының 1нче чакрымында «Скания» автомобилен идарә итүче 36 яшьлек ир-ат юл читеннән барган, киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган җәяүлене бәрдергән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, 30 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10