ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Хабаровскида Сабантуй батырын ачыклаячаклар, милли ризыклар белән сыйлаячаклар

5 июль 2019, 11:32 , Фото: Владимир Васильев/архив

Хабаровскида Сабантуй батырын ачыклаячаклар, милли ризыклар белән сыйлаячаклар Бәйрәм 6 июльдә Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә башланып, якшәмбе көнне Хабаровскида дәвам итәчәк.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Алдагы ял көннәрендә Хабаровск краенда татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк. Бәйрәм 6 июльдә Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә башланып, якшәмбе көнне Хабаровскида дәвам итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хабаровский край сегодня» мәгълүмат агентлыгы искәрткәнчә, Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана. Шәһәр паркында иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, иҗади остаханәләр эшләячәк, спорт ярышлары үткәреләчәк, билбау көрәше бәйрәмнең йөзек кашы булачак.

Быелгы батырны исә Хабаровскида ачыклаячаклар. Шәһәрдә Сабан туе Амур елгасы буенда гөрләячәк. Биредә, күзәтү тәгәрмәче территориясендә, төрле халыкларның милли ризыклары урын алган көнчыгыш базары эшләячәк. Бәйрәм сәхнәсендә кунаклар игътибарына зур концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Концертта шәһәр коллективлары гына түгел, Татарстан артистлары да чыгыш ясар дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10