ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда быелгы җәйдә иң популяр профессияләр билгеле

5 июль 2019, 10:06 , Фото: Михаил Захаров/архив

Казанда быелгы җәйдә иң популяр профессияләр билгеле Сатучы-кассир һөнәре җиде шәһәрдә ачык вакансияләр саны буенча абсолют рекордчы дип табылган.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Worki персонал сайлау сервисы җәен һәм ел дәвамында кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ иң зур булуын ачыклаган.

Сатучы-кассир һөнәре җиде шәһәрдә (Санкт-Петербург, Краснодар, Казан, Новосибирск, Уфа, Екатеринбург һәм Воронеж) ачык вакансияләр саны буенча абсолют рекордчы дип табылган. Ул икенче баскычны биләгән сатучы-консультант профессиясеннән бер ярым тапкыр популяррак.

Зур шәһәрләрдә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр бишлегенә шулай ук машина йөртүче, сатулар буенча менеджер һәм җыештыручы керә. Шул ук вакытта, машина йөртүчеләр (47-60 мең сум) һәм сату буенча менеджерлар (42-60 мең сум) иң зур хезмәт хакы ала.

Казанда ел дәвамында сатучы-кассир, сатучы-консультант, сатулар буенча менеджер, администратор һәм җыештыручы иң популяр профессияләр булган. Шул ук вакытта, эш бирүчеләр май аеннан августка кадәр сатучы-консультант, аш пешерүче, кассир, официант һәм менеджерлар эзли – аларга ихтыяҗ 42-47 процент тәшкил итә. Сатучы рекрутерларга уртача алганда – 28 270, кассирларга – 14 500, официантларга — 20 790, сату буенча менеджерларга 46 920 сум күләмендә хезмәт хакы тәкъдим итәләр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10