ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«Татнефть» Россиянең иң кыйммәтле 10 брендына керде

4 июль 2019, 21:13

Быел компаниянең бәясе 36 процентка арткан.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Лев Диденко). Татарстан «Татнефть» компаниясе Россиянең иң кыйммәтле 10 брендына керде. Рейтингны Brand Finance консалтинг компаниясе төзегән.

«Татнефть» исемлектә сигезенче урында тора һәм аналитиклар тарафыннан 132,4 млрд сум бәяләнә: бу узган ел күрсәткечләреннән 36 процентка артыграк.

Рейтингта өченче ел рәттән Саклык банкы алдынгы позицияне били. Ул Россиянең иң кыйммәтле бренды дип танылды. Быел аналитиклар аны 842,1 млрд сумга бәяләгән, бу узган ел белән чагыштырганда 25,6 процентка күбрәк.

«Татнефть»тән тыш, беренче унлыкка тагын берничә нефть һәм газ чыгару брендлары керде. Әйтик, икенче урында булган «Газпром» 552,2 млрд сум күләмендә бәяләнә. Өченче урынны 397,2 млрд сумлык ЛУКОЙЛ били, дүртенче урынны «Роснефть» бренды алды — аналитиклар аңа 246,9 млрд сумлык бәя бирде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10