ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Актанышта ике республиканың китап нәшриятлары арасында килешү имзаланды

4 июль 2019, 23:00 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актанышта ике республиканың китап нәшриятлары арасында килешү имзаланды Татарстан һәм Башкортсан китап нәшриятлары киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләргә сүз куешты.

(Актаныш, 4 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм Башкортстанның З.Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Очрашуның максаты: ике нәшрият арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүне яңарту иде.

Актаныш районы хакимият бинасында оештырылган очрашуда чиктәш республика кунакларын район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде. Ул нәшрият җитәкчеләренә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның сәламнәрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Эшлекле очрашу кысаларында ике яклы килешү имзаланып, Татарстан һәм Башкортсан китап нәшриятлары киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләргә сүз куешты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10