ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда баланың 16нчы каттан егылып төшүе әнисе кибеткә чыккан арада булган

4 июль 2019, 19:00

Малайның әнисе фатирдан чыккач, бала тәрәзә төбенә менгән һәм тәрәзәне ачкан.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Чаллыда 16нчы кат биеклегеннән тәрәзәдән егылып төшкән 6 яшьлек малай үлгәннән соң тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, малайның әнисе кибеткә барырга уйлаган. Чыгып китәр алдыннан тәрәзәне һәм пәрдәләрне япкан. Ул киткәннән соң, бала тәрәзә төбенә менеп, тәрәзәне ачкан. Ул ишегалдын күзәтә башлаган, әмма тигезлекне саклый алмаган», – дип сөйләде Шептицкий.

Малайның әнисе лифтта төшеп, урамга чыккан һәм баласының ишек төбендә аңсыз ятуын күргән. Әни кеше табибларны чакырткан, әмма малайны коткарып кала алмаганнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10