ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанның күп функцияле үзәкләре бизнес ихтыяҗларын ачыкларга өйрәтәчәк

4 июль 2019, 17:50 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанның күп функцияле үзәкләре бизнес ихтыяҗларын ачыкларга өйрәтәчәк
  Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында Түбән Кама районы башлыгы «Сакчыл КФҮ» проектын кертергә тәкъдим итте.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Эшкуарлык мохитен яхшырту өчен «КФҮ» АИС программа комплексы базасында халык һәм эшкуарларның ихтыяҗларын ачыклау алгоритмын булдырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышында Түбән Кама мэры Айдар Метшин сөйләде.

«Безнең максат - барлык процессларны да агымдагы ел ахырына кадәр электрон рәвешкә күчерү. «Сакчыл КФҮ» проектының барлык этапларын гамәлгә ашыру эшкуарлар өчен генә түгел, ә гомумән безнең халык өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», — дип җиткерде Метшин.

«Сакчыл КФҮ» проектын куллану идеясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады һәм Күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозафаровага проектны эшләп бетерергә кушты. «Сез бу теманы кабул итегез һәм эшләгез. Барысы да уңайлы булырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстанның Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев аңлатып узганча, «Сакчыл КФҮ» проектының асылы шунда ки, документларны сайтта күзәтеп торырга мөмкин булачак.

«Документ Күп функцияле үзәкләргә кергәч, без аның белән алга таба ниләр булганын күрмибез. Без КФҮ базасына эләккән документ мәгълүмати программада теркәлүен теләр идек һәм без аның ведомствоара килешүләрне ничек узуын күрә алыр идек», — дип сөйләде Беляев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10