ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Ратникова: Депутатларның социаль учреждениеләргә ярдәме дәвам итәр дип ышанам

4 июль 2019, 16:01 , Фото: Александр Эшкинин

Ратникова: Депутатларның социаль учреждениеләргә ярдәме дәвам итәр дип ышанам Татарстан Дәүләт Советы Президиумы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча депутатларның биш еллык эшенә йомгак ясады.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары социаль учреждениеләргә ярдәм итү эшен дәвам итәр дип ышанабыз. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова республика парламенты президиумы утырышында белдерде.

Татарстан Дәүләт Советы Президиумы соңгы биш елда Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына ярдәм күрсәтү буенча депутатлар башкарган эшкә йомгак ясады.

2014 елның ноябрендә Татарстан Дәүләт Советы Президиумы карар кабул итте. Аның нигезендә һәр депутатка бер яки берничә социаль оешма – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психоневрологик интернатлар, балалар йортлары, социаль приютлар, ятим балалар өчен интернат-мәктәпләр, хосписларга шефлык беркетелде, диде Римма Ратникова.

Аның сүзләренә караганда, депутатлар республикадагы 65 социаль учреждениегә шефлык итә. Аларга җиһазлар һәм техник чаралар сатып алу, ремонт эшләре үткәрү, территорияне төзекләндерүдә кулдан килгәнчә финанс һәм матди-техник ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, алар чаралар, очрашулар оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашалар.

«Тулаем алганда, профильле министрлык һәм учреждение җитәкчелеге депутатлар тарафыннан башкарыла торган эшнең мөһимлеген, оешма эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүне билгеләп үтә. Бу эш алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан дәвам итәр дип өметләнәбез. Хәтта ярдәмгә мохтаҗ учреждениеләр эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү дә бик мөһим», - диде парламентарий.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10