ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«Алабуга» резиденты Aurus, Citroen машиналары өчен корыч детальләр эшләячәк

4 июль 2019, 13:04 , Фото: архив tatarstan.ru

«Алабуга» резиденты Aurus, Citroen машиналары өчен корыч детальләр эшләячәк Екатеринбургтагы «Иннопром» күргәзмәсендә Төркиянең «Джошкуноз Алабуга» компаниясе һәм автоҗитештерүчеләр арасындагы килешүгә кул кую күздә тотыла.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстандагы махсус икътисади зона резиденты – Төркиянең «Джошкуноз Алабуга» компаниясе Aurus, Citroen, Mitsubishi һәм Peugeot автомобильләре өчен корыч детальләр эшләячәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Без «Иннопром» кысаларында (Екатеринбургта узачак Халыкара сәнәгать күргәзмәсе – Т-и иск.) Төркиянең «Джошкуноз Алабуга» предприятиесе тарафыннан җитештерелгән продукцияне сату турындагы килешүгә кул куелыр дип көтәбез», - диде Галимова.

«Джошкуноз Алабуга» предприятиесе тарафыннан җитештерелгән продукцияне озак вакыт дәвамында «Алабуга» махсус икътисади зонасында урнашкан Ford компаниясе кулланды. Уртак предприятиенең структура ягыннан җитди үзгәрешләр кертүен исәпкә алып, Төркия компаниясе башка маркадагы автомобильләр өчен корыч детальләр ясарга ниятли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10