ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Президенты Тимур Нагуманов урынына калачак кандидат исемен атады

4 июль 2019, 12:45 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстан Президенты Тимур Нагуманов урынына калачак кандидат исемен атады Тимур Нагуманов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасыннан 22 июньдә азат ителгән иде.
(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Күптән түгел Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына тәкъдим ителгән, бизнес-обмудсмен Тимур Нагуманов алдагы ярты елда Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллектә дә эшчәнлеген дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов белдерде. 
 
"Бездә үзгәрешләр бар - Тимур Нагуманов хәзер инде Әлмәт районы башлыгы. Әлегә безнең яңа җитәкче юк, мин аны ярты елга Совет секретаре булып калуын сорадым", - диде Рөстәм Миңнеханов. 
XII расширенное заседание Совета по предпринимательству 
при Президенте Республики Татарстан. 
Проводит Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.
 
Президент сүзләренчә, Тимур Нагуманов урынына аның урынбасары - Венера Камалова билгеләнергә мөмкин. 
 
"Безнең хөрмәтле хезмәттәшебез Венера хәзер лидерлар рәтендә", - диде Президент. 
 
Билгеле булганча, Тимур Нагуманов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасыннан 22 июньдә азат ителгән иде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10