ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстанлы стендка ату буенча дөнья беренчелегендә “көмеш” медаль яулаган

4 июль 2019, 12:10 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Татарстанлы стендка ату буенча дөнья беренчелегендә “көмеш” медаль яулаган Соңгы атыш вакытында ул Европада рекорд куюга ирешә.
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). Италиянең Лонато шәһәрендә стендка ату буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге уза. Татарстан юниоркасы Татьяна Саранская трапка ату буенча пьедесталның икенче баскычына күтәрелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгың матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Татьяна үз квалификациясендә мөмкин булган 125 мишеньнең 108нә эләгә, аннары финалга үтәр өчен Британия спортчысы Люси Шарлотт Холлны җиңә. Хәлиткеч атышта да Татьяна югалып калмый, нәтиҗәдә алтын дип аталучы уенга да барып җитә. 
 
Ул алтын уенда Болгария спортчысы Селин Али белән юниоркалар арасында Европада рекорд куя. Тик соңгы атышта Татьяна 41/50 исәбе белән оттыра. Гомуми нәтиҗә Болгария спортчысы файдасына 2:1. 
 
Әлегә бу Татьяна Саранскаяның спорт карьерасында яулаган иң беренче көмеш медале.  
 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10